Кайбычлылар ярминкәдә шәһәр халкын ни белән сөендерә?

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Авыл хезмәтчәннәренең Казан шәһәрендә ярминкәләре дәвам итә. Алар чираттагы ярминкәгә 28 ноябрьдә барды.

Кайбычлылар бу көнне 22 машина товар белән иртә таңнан шәһәргә кузгалды. Ризыклары мулдан: 2200 килограмм сөт, 2500 килограмм ит, шулай ук бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, башка авыл хуҗалыгы товарлары, барлыгы 2 миллион 300 мең сумлык продукция алып бардылар. 

Ярминкәдә барлык хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, авылның социаль үсеше буенча урынбасары Марат Җаббаров ярминкәгә зур әзерлек белән килгәннәре өчен кайбычлыларга олы рәхмәтен җиткерде. Сатып алучылар да канәгать калды, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән Илфат Шәрәфиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International