А. Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте.

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Бүген, 4 август көнне, Кайбыч район башлыгы А. Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Борчыган сораулары белән аңа  барлыгы 12 кеше мөрәҗагать итте. Гражданнарның күбесе торак һәм җир мәсъәләләр белән килгәннәр.Борчыган сорауларына тулы һәм аңлаешлы җаваплар бирелде, киңәшләр, тәкъдимнәр җиткерелде.

Искә төшереп китәбез, сишәмбе көне Кайбыч муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләренең гражданнарны кабул итү көне. Кабул итү сәгатьләре – 8.00  - 10.00. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International