Казанда спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачуга багышланган шоу-тамаша “Пилигрим” дип аталды. Хәзер әлеге искиткеч күренешне мөмкин кадәр күбрәк тамашачы күрсен өчен аны “Татнефть-Арена”да кабатлап күрсәтүләр оештырыла. 26 июльдә шоу-тамашаны манзара кылырга Кайбычтан да делегация барды. Делегация составына күп балалы һәм тәрбиягә алган балалар үстерүче гаиләләр, үксез балалар, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Ш.Бикбова, Кайбыч муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Камалиева Ч.Г., авыл җирлекләре башлыклары керде. Тамашадан кайбычлылар матур кичерешләр белән кайтты. Фотолар