20 июль көнне “Ак Барс Кайбыч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 3 номерлы филиалы базасында Кайбыч районы терлекчеләренең 2015 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхматуллин, Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитәкчесе Фиргәт Басыров, район ветеринария оешмасының җитәкчесе Илсур Зиядиев, районның селекция-нәсел эше хезмәте начальнигы Нәгыйм Сибгатуллин, район хуҗалыклары башлыклары, белгечләре катнаштылар. Агымдагы елның ярты еллык эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр хезмәтләренә бәя алды. Шулай ук терлек азыгы, терлекләрне вакытында һәм дөрес итеп кышлатуга, терлекчелек биналарын кышка әзерләү турында сүз барды. Фото