20 июль көнне район башлыгы Альберт Рәхматуллин җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә район башлыгы узган атнада район тормышында булган мөһим вакыйгалар, чаралар белән таныштырды. Киңәшмә барышында мәгърифәт, сәламәтлекне, хокук тәртибен саклау өлкәсендәге эшләргә анализ ясалды һәм җитәкчеләр алдында мәсьәләләр билгеләнде. Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - киләсе ягу сезонына әзерләнү. Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе А.Н.Макаров үзенең чыгышында нәкъ шул хакта сөйләде. “ Җылыту мичләрен кабызуга рөхсәт алу өчен кирәкле документларны вакытында һәм дөрес әзерләү, газ җиһазлары урнашкан бүлмәне яки бинаны тиешле таләпләргә китерү тиз арада эшләнеп бетергә тиеш” – диде район башлыгы. Шулай ук районда үтәлә торган программалар кысаларында төзелеш эшләре алып баруны тизләтү турында сүз барды.