Төркиядән Коръән-хафиз Әхмәт Сүрәл: Кайбычтан җылы хатирәләр белән китәм

2015 елның 17 июле, җомга

Рамазан аенда ураза тотучылар өчен авыл җирлекләрендә ифтар мәҗлесләре ел саен үткәрелә. 

Быел да шулай булды. Олы Кайбычта сишәмбе көнне узган авыз ачтыруда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Төркиядән килгән Әхмәт Сүрәл, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин катнашты. Алар ураза тотучыларның барысына да сәламәтлек, җәйнең иң кызу көннәрендә тоткан уразаларының кабул булуын теләде. Анда барлыгы 80нән артык кеше җыелган иде. Табын әзерләүдә шәхси эшмәкәр Сөләйман Гафиятуллин спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Әхмәт Сүрәл чыгышында болай диде:

-Рамазан аенда бер айга якын Кайбычта булдым. Мин сездән җылы хатирәләр белән китәм. Сездә иманлы, кунакчыл кешеләр яши. Һәркөнне ифтар ашларында булдык. Ә15 июльдә мин инде Төркиягә үз илемә кайтам, Гает бәйрәмендә гаиләм белән бергә булам.

Дамир Гыйниятуллин Казанда республика күләмендә үткәрелгән ифтар мәҗлесендә волонтер булган егетләргә рәхмәт хатлары һәм Әхмәт Сүрәлнең бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International