Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатында безнең егетләр дә катнаша

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Оештыручылар әйтүенчә, 2015 елгы Дөнья чемпионатында 2500 тирәсе спортчы, 180 илдән 1800 рәсми зат катнашыр дип көтә. Чемпионатка 250 судья һәм рефери бәя бирәчәк. Чемпионат кысаларында йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, хай-дайвинг, синхрон йөзү һәм су полосы кебек спорт төрләре буенча ярышлар уздырылачак. Алар өч төп аренада узачак. Бу чарада Әнәс Биктаһиров җитәкчелегендә Кайбыч районы милиционерлары да катнашачак. Алар – Раил Нугманов, Александр Маланьев, Радик Галиев, Фәннүр Хикмәтуллин. Безнең район егетләре Чемпионат барган көннәрдә “Акчарлак” бассейнында сак хезмәтендә булачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International