Полиция начальнигы Рушан Хуҗин эшчәнлекләренең һәр төренә аерым тукталды. Алда торган проблемаларга анализ ясалды, полиция хезмәткәрләренә бурычлар куелды. Утырышта шулай ук, халыкның түлисе штрафларга салкын каравы турында да сүз булды. Участковыйлар эшчәнлегенә аерым басым ясалды.
Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Фәния Кәлимуллинага «полиция майоры» званиесы бирелде.