Олы Урсак авылында тантаналы төстә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Кайбыч муниципаль район башлыгы А.Рәхматуллин катнашты. Ул чыгышында болай диде:
-Авылга ямь биреп торучы әлеге модульле пункт Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелде. Республикада 30 программа эшли, киләсе елга алар 34 булачак. Бу программаларның барысы да халык өчен эшли һәм алар безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла. Сәламәтлек- иң кадерлесе, барыгызга да ныклы сәламәтлек телим. Авырулар сезне читләтеп узсын, бу пунктка профилактик максатта гына килергә язсын.
Яңа ФАП иң заманча таләпләргә җавап бирерлек. Биредә барлык кирәкле медицина җиһазлары булдырылган. Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да бу пункт өчен Рөстәм Миңнехановка, авылны шушы программага керттергән район башлыгына рәхмәтен белдерде. Анда Олы Урсак, Чүкри-Алан, Кече Урсак, Бушанча авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Биредә фельдшерлар Асия Әхмәтҗанова белән Гөлнара Борһанова эшли. Фоторепортаж