Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, һөнәри бәйрәмебез белән котлауларны кабул итегез!
Почта–ул борынгы элемтәләрнең берсе. Хәзерге заманда да ул коммуникацияләрнең иң гади һәм популяр чарасы булып калып, үз билгеләнешен югалтмый
Хәзерге вакытта район территориясендәге почта тармагында почта хезмәткәрләре көн саен корреспонденция кабул итәләр һәм эшкәртәләр, абунәчеләргә дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр.
Һөнәри бәйрәмегездә сезгә нык сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим. Дистәләрчә еллар буена почта элемтәсенең куәтле системасын булдырган ветераннарыбызга аеруча да җылы сүзләр юллыйм. Бәйрәм белән сезне!
Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.Рәхматуллинн