Кайбыч районында комбайннар уракка әзер

2015 елның 10 июле, җомга

Урып-җыю эшләре старт алучы июль аена аяк бастык. Аңа кайсы хуҗалыкның нинди әзерлектә килүен ачыклау максатыннан 10 июль көнне комбайннар парады узды. Комбайннар парадында район башлыгы Альберт Рәхматуллин, “Татагрохим” җәмгыятенең генераль директоры Наил Гөбәйдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргәт Басыров һәм белгечләре, җәмгыятьләр, агрофирма филиалларының баш агрономнары, инженерлары, җитәкчеләре катнашты.

Кайбыч муниципаль районы “Ак Барс Кайбыч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 3 һәм 2 номерлы филиаллары 100 балл җыйды. Икенче урында “Ак Барс Кайбыч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 1 номерлы филиалы – 98 балл. “Подберезье” агрофирмасы – 97, “Кайбычагрохимсервис” җәмгыяте – 96, “Яңа юл” җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы – 94 балл җыйдылар. Соңыннан район башлыгы А.Рәхматуллин “комбайннар парады“на  йомгак ясап, игенчеләр алдына ачыкланган кимчелекләрне тиз арада бетереп, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, һәм күпме акча сарыф итеп көч куеп үстерелгән икмәкнең бөртеген дә югалтмыйча, тиз арада җыеп алу бурычын куйды. Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International