Бартязова Елизавета Константиновнага 90 яшь тулды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

7 илюль көнне Хуҗа Хәсән авылында гомер итүче Бартязова Елизавета Константиновнага 90 яшь тулды. Аны котларга Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гайнуллин Илдүс һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Матвеева Светлана килделәр. “Әниебез бик үҗәт, сабыр холыклы һәм тормыш сөючән”, – ди аның турында балалары. “Шушылай искә алып, зурлап килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә”, – дип, озатып калды ул кунакларны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International