30 июньннән 4 июльгә кадәр Мамадыш шәһәрендә “Авыл яшьләре” дип исемләнгән тугызынчы җәйге авыл спорт уеннары үтте.
Безнең районнан әлеге уеннарда унике кешелек команда катнашты. Ярышлар 15 спорт төре буенча үткәрелде. Спортчылар гаиләсе бәгесендә Кайбыч районы данын Федоровское авылыннан Григорьевлар гаиләсе: Юрий белән Альбина һәм аларның кызлары Полина яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча алар икенче урынны алып кайтты.