Кайбычка яңа педиатр кайтты!

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Айсылу Таулбаева – Башкортстанның Хәйбулла районыннан килгән балалар табибы. Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң, үзенең туган ягында тәҗрибә туплый. Күптән түгел, Айсылу ханым Олы Кайбыч үзәк сырхауханәсендә эшли башлады.

Кайбыч районында яшәүче әниләр өчен дә, бәбиләр өчен дә яңа “врач апа” килүе зур шатлык ул. Эшегезнең дәвамлы булуын телибез, уңышлар Сезгә, Айсылу ханым! Бу хакта тулырак “Кайбыч таңнары” газетасының алдагы санында укыгыз.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International