Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинованы “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең төзелешендә һәм бөтен партия чараларын үткәрүдә актив катнашканы өчен республика җитәкчелеге Мактау Грамотасы белән бүләкләде. Грамотаны ТР Дәүләт Советы Рәисе - “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.