4 июль көнне район башлыгы Альберт Рәхматуллин җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә район башлыгы узган атнада район тормышында булган мөһим вакыйгалар, чаралар белән таныштырды. Аерым алганда А. Рәхматуллин авыл хуҗалыгында алып барыла торган эшләр, яңа эшкә билгеләнүчеләр турында сөйләде. Олы Кайбыч урта гомумибелем бирү мәктәбе директоры һәм коллективына бердәм дәуләт имтиханнарын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәтен җиткерде. Киңәшмә барышында мәгърифәт, сәламәтлекне, хокук тәртибен саклау өлкәсендәге эшләргә анализ ясалды һәм җитәкчеләр алдында мәсьәләләр билгеләнде. Район үзәгеннән еракта урнашкан авылларны азык-төлек продуктлары һәм промышленность товарлары белән тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлтергә тәкъдим итте.