МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ КУЛЫННАН – БҮЛӘК

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Исламия Кәримованың иншасын Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе укып тикшергән! Һәм беренче урын, дип бәя биргән. Ә эш болай була...

Бервакыт, Татарстан Дәүләт киңәшчесе өендә тирән эшкә чума. Хәтта тормыш иптәше Сәкинә ханым да аерып ала алмый аны бу эштән. Ниндидер кәгазьләргә күмел­гән дә, укый да, укый икән. Өйдәгеләргә соңыннан гына сер чишелә, Минтимер Шәрипович Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә багышланган рәсем һәм иншалар бәйгесенә җибәргән язма эшләрне үзе укып тикшерергә, бәяләргә булган икән. Кызыклы иншалар, балаларның тарихка битараф булмавы, үткәнне өйрәнергә тырышулары бик шатландыра һәм әсир итә аны. 

Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә багышланган рәсем һәм иншалар конкурсының бүләкләү тантанасына баргач, Минтимер Шәрипович балаларга үзе сөйли моны. 

Кремль тирмәнендә мактау сүзләрен ишетүчеләр арасында Олы Урсак урта мәктәбенең 7 класс укучысы Исламия Кәримова да була. Аның “Свияжск утрау-шәһәрчегенә минем сәяхәтем” дип исемләнгән язма эше үз яшендәгеләр арасында беренче урынны яулый.

Ә Дәүләт киңәшчесе кулыннан затлы бүләк алганчы, Исламия гади генә авыл кызы булып яшәгән – чиккән, теккән, кечке­нәдән атта йөрергә яраткан, чаңгы, йөгерү ярышларында катнашып бик күп мактау кәгазьләре алган. Өй алдында чәчәкләр үстерергә ярата. Узган җәй “Кайбыч таңнары” газетасы оештырган “Өйалдыбыз – гөлбакча” конкурсында икенче урынны яулаган! Менә Казанга бүләкләү тантанасына барган көнне генә, район балалар Сабан туенда мәктәп дружина советы рәисе буларак, рапорт бирә алмаган ул. Бу җа­ваплы эшне дусты-ярдәмчесенә тапшырып калдырырга туры килгән аңа. 

Свияжск утравына, Исламия, узган ел мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән барган булган. Озаклап карап йөри ул утрауны, бик күп фотога төшерә, тарих турында уйлана. Һәм менә татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлсинә Гомәрова әлеге конкурска катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаша, иншасында сәяхәт хатирәләре белән уртаклаша. Тормыштагы вакыйгалар, юкка гына булмый, бүген кылган гамәлнең, иртәгә кирәге чыгарга мөмкин, дигән ачыш белән яши ул хәзер. Һәм быел җәй, инде изге Болгар җирләрен барып күрергә хыяллана. Чөнки әлеге конкурс, киләсе елда да дәвам итәчәк әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International