Бу эшне беренчеләрдән булып “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче икенче һәм өченче филиалларында башладылар. Соңгы вакытта явып үткән яңгырлар күпьеллык үләннәргә күтәрелеп китәргә бик яхшы булды. “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче филиалына караган Мөрәле бүлекчәсендә бүген сенаж сала башладылар. Берничә көн элек урылган яшел массаны Илһам Низамиев “Ягуар” комбайнында туратып “КамАЗ”ларга төяп җибәрә. “КамАЗ” автомобилләрендә Мөдәрис Шаһивәлиев, Илгиз Габитов, Әгъзам Тәһәвиев, Альберт Абдрахманов, Илшат Мифтахов сенаж базына ташып тора. Сенаж базында яшел массаны таратып, тыгызлап торуда “Фенд” тракторында сменалап Дмитрий Павлов һәм Виталий Иванов эшли.
- Базга салынган яшел массаны технология буенча тәүлек әйләнәсе тыгызлап торырга кирәк. Шуңа бу эшкә ике сменага ике тракторчы куелды. Бер базга барлыгы бер мең тоннага якын сенаж сыя. Без аны ике-өч көн эчендә тутырып, томаларга тиеш, - диде җәмгыять директоры урынбасары Александр Тутаев.
Бүгенге көнгә район буенча барлыгы 1700 тонна печән, 10000 тонна сенаж, 70 тонна яфраказык хәзерләнде инде.