-Мин соңгы тапкыр кайчан футбол уйнаганымны хәтерләмим дә инде, мөгаен, мәктәптә укыгандадыр,- диде ул.
-Дулкынланасызмы соң?
-Ю-ю-ю-к, мин дулкынлану яшеннән узган бит инде,- диде, елмаеп.
Ә Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков заманында беренче разряды футболчы булган. Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин, РУЭС начальнигы Игорь Канашов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов һәм башка бик күпләрнең спорт яратулары күренеп тора. Игорь Геннадьевич сайлаучылар капкасына гол кертүче дә.
-Бу ярышта депутат булырга җыенучылар җиңде. Киресе булса, сайлаучылар командасын депутатлыка тәкъдим иткән булыр идек, -диде Альберт Рәхмәтуллин, шаяртып. -Сайлаучылар да яхшы уйнады. Мондый футбол ярышын сайлаулардан соң да үткәрергә кирәк.
Луиза Сунгатуллина