Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Матбугат көне уңаеннан “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе коллективына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Район газетасы туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, проблемаларын даими чагылдыра. Электрон матбугат чаралары тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керсә дә, районда басма матбугатның роле кимемәвенә зур көч куясыз, – диелә котлауда. – Журналист сүзенең халыкның акылына һәм йөрәгенә йогынты ясау көче зур. Ләкин ул сүзнең һәр яктан үлчәнгән, дөрес булуы зарур, шуңа күрә сездән һөнәри осталык, гыйлемле булу, тормышны белү таләп ителә. Коллектив шуңа омтылып эшли, республика бәйгеләрендә җиңү арты җиңү яулый. Сез хәзерге заман матбугаты тенденцияләрен яхшы тоемлап, укучы психологиясен белеп, яңача таләпләрне үтәп, үз өстегездә даими эшлисез һәм һөнәри осталыкка ирешәсез. Барыгызга да күңел көрлеге, бәхет-шатлыклар, сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International