“Йолдызлык”ның төп гала-концерты яшь кайбычлыларга җиңү китерде

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Бу фестиваль унбишенче тапкыр үткәрелсә дә, безнең райондагы балаларның “Пирамида” сәхнәсенә кадәр барып җиткәннәре юк иде әле. Монда яшь талантларның жюри кат-кат сайлап алган “каймагы” гына чыгыш ясый. Гала-концерт ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза. Бу фестивальдә Олы Кайбычның яшь йолдызчыгы, беренче класста укучы Гөлназ Гайнуллина беренче урынны яулады. Кыз “Йолдызлык” медале, кубок, сәгать, айфон һәм Президент стипендиясенә лаек булды. Бии-бии остарып беткән “Авыл денс” биючеләре икенче урынга чыкты һәм акчалата приз, видеокамера, сәгать, шулай ук медальләргә лаек булды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International