Борындыкта Корбан мәҗлесе узды

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Авыл мәктәбенең иркен спорт залына корылган мул табынга төрле тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан игенче-механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар – барлыгы сиксәнгә якын өлкән кеше катнашты.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы мәҗлескә җыелган барлык әби-бабайларны бер-бер артлы килгән бәйрәмнәр белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Авылның имамы Тәфкил ага Сафиуллин Коръән аятләре укып, күмәкләшеп дога кылганнан соң, табынга корбан ашы чыкты. Пешекчеләр “Ак Барс-Кайбыч” җәмгыятенең беренче филиалы һәм шушы авылда туып-үскән Эдуард Нигъмәтҗанов биргән корбан итеннән тәмле ризыклар әзерләгән иде. Аларны бүлеп табынга таратырга мәктәп укытучылары да булышты. Бәйрәм кичәсе, һәрвакыттагыча, авыл мәдәният хезмәткәрләренең һәм мәктәп коллективының чыгышлары белән үрелеп барды. Борындыклылыр мәҗлестән канәгать булып таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International