Федоровскоедагы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты кунаклар кабул итте

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

– Өлкәннәр көне уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз, – диде ул, өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Бу – иң якты һәм иң кирәкле бәйрәмнәрнең берсе. Җәмгыятебездә гомер-гомергә олы кешеләргә хөрмәт зур. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, төпле киңәшләрегез яшь буынга бик тә кирәк. Барчагызга да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, имин көннәр телим.

Интернат-йортта Федоровское авыл җирлеге башлыгы Салих ага Маннанов һәм “Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин, авылның ветераннар Советы рәисе Нина Моисеева һәм Кече  Кайбыч авылы имам-хатыйбы Мәгъзүм Тимершин да катнашты.

Очрашу залында хөкем сөргән искиткеч җылы атмосфераны мәктәп укучыларының чыгышы тагын да җылытып җибәрде. Әби-бабайлар һәр чыгышны яратып кабул итте.

Интернат-йортта бәйрәм табыны оештырырга Кече Кайбыч мәчете сигез капчык бәрәңге һәм башка төрле азык-төлек китергән. Директор Альбина Абитова аларга һәм хәйрия ярдәме күрсәткән башка райондашларыбызга, аеруча Гомәр Җамалетдиновка рәхмәт белдерде. 

 

 


Алевтина Исаева


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International