Кайбыч районының социаль яклау бүлегендә җылы киемнәр кабул итәләр

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Хәзер кием-салым күп лә анысы. Кайчакта чүпрәк-чапракны кая куеп бетерергә белмибез. Ягырга жәл, ташласаң, рәнҗеп ятыр кебек. Бигрәк тә балалар киеме. Гаиләдә бер яисә ике бала булса, алар тузып та өлгерми – җые­ла-җыела бөтен җир ту­ла.

Кайсысын гына киим икән дип сайлана- сайлана, җы­лы киемнәрне алып ки­гән­дә, кимәгәннәрен урын­нан урынга күчереп йөрт­кән­дә кемнәрнеңдер кияргә киеме юклыгын берәребез уйлый микән?! Ә бит андый кешеләр арабызда, чыннан да, бар. Пенсия акчасын очын-оч­ка ялгап баручы өлкәннәр дә, күп балалы гаиләләр дә җитәрлек.

Матди хәле авыр булган гаиләләргә ярдәм итү йө­зеннән, районның социаль яклау бүлеге ел саен “Кием-салымга икенче гомер бүләк ит” акциясе оеш­­тыра.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әгәр дә үзегезгә кирәкмәгән кием-салым булса, социаль яклау бү­ле­генә китерә аласыз. Со­циаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева белдергәнчә, бигрәк тә ба­лалар, үсмерләр өче­н киемнәр – куртка һәм свитерлар, шулай ук аяк киемнәре кирәк. Киемнәр яхшы хәлдә һәм чиста-пөхтә булсын иде. Кием­нә­рне социаль яклау бү­ле­генә китерергә кирәк. Телефоны: 2-10-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International