Кайбыч районы уңганнары Казан ярминкәсендә 700 мең сумлык товар сатты

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге начальнигы Ринат Сөләйманов һәм орлыкчылык секторы мөдире Дмитрий Яшин, ярминкәгә килгәч, Кайбычның әзерлегенә, ассортиментның байлыгына югары бәя бирде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хәзерләүләр буенча консультанты Илфат Шәрәфиев әй­түенчә, бу көнне “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең өч филиалы да, “Кайбыч кооператоры”, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр Рамилә Щу­кина, Сөләйман Гафиятуллин, Павел Муклуков, Олег Уткин үз товарларын тәкъдим итте. Алар барлыгы ун автомобильдә сыер ите, сөт, сөт продуктлары, бә­рәң­ге, кишер, кызыл чөгендер, атланмай, кондитер, ипи-күмәч, шикәр комы, он, бодай, арпа, бал алып барды. Казанлыларга бу көнне 700 мең сумлык товар саттылар. 


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International