Олы Кайбыч сайлау участогы иң зур сайлау участокларының берсе

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Бакчада әкият геройлары сыннары да куелган. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективының тырышлыгы бу. Сайлау комиссиясе рәисе Рамил Зиннәтуллин әйтеп узганча, монда да сайлаучылар иртәнге якта активлык күрсәткән. Без килгәндә сайлаучылар берән-сәрән генә күренде.Участокта иң күзгә ташланганы- үтә күренмәле урналар. Сайлаулар да үтә күренмәле уза. Хокук сакчылары әйтеп узганча, бернинди дә хокук тәртибен бозу очраклары ачыкланмаган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ветераны Ленар ага Заккиров илебез бердәмлеге, Кайбычның киләчәктә дә чәчәк атуы өчен тавыш бирүен әйтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International