.jpg)
.jpg)
Лаеклы ялдагы Раиса белән Александр Красновлар сайлауга зур гаиләләре белән бергә килгән.
-Улыбыз Петр беренче тапкыр сайлауда катнаша. Ә менә кызым Аня белән киявем Алексей Казанда яши. Сигез айлык оныгым Артем да кайткан әле сайлауга. Бу оныгым Люба да Казаннан,- дип таныштырды безне Раиса апа.
-Мин үзем Казан егете, вакытыннан алда сайлап кайттым. Аня пропискада Мәлкидә, шуңа монда сайлый. Авылда охшыймы, дип сорыйсыз. Әлбәттә, охшый. Һәр атнаны Мәлкигә кунакка кайтабыз. Мин монда яңа һәнәрләргә” өйрәндем: бәрәңге җыям, көтү көтәм,- диде шаяртып Алексей.
Мәлкидә дә кем белән генә аралашма, бу сайлаулардан өметле киләчәк көтә.