Кайбыч районы укучылары финанс грамотасына өйрәнде

2014 елның 12 сентябре, җомга
Ел саен үткәрелүче әлеге акциягә Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе хезмәткәрләре дә актив кушылды. Федоровское урта гомумбелем бирү һәм Мөрәле, Ульянково төп мәктәпләрендә узган очрашуда идарә начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова, группа җитәкчеләре Гүзәлия Сөнгатуллина, Нина Вострова катнашты. Алар укучыларга пенсия турындагы законнар турында дәрес-лекция үткәрде,  пенсия хокуклары, булачак пенсиянең ничек формалашуы, ни өчен пенсия турында мәктәп елларыннан ук кайгырта башларга кирәклеге, “ак хезмәт хакы” алуның мөһимлеге турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International