Колаңгыда мәчет төзелеше тулы куәтенә бара

2014 елның 12 сентябре, җомга


Мәчет төзелеше турында сүз чыккач, оештыручылар иң элек банкта исәп-хисап счеты ача. Кем те­ли, шул изге эшкә үзен­нән өлеш кертә ала. Озак та узмый, беренче взнослар керә башлый. Бы­ел Ураза бәйрәме алдыннан булачак мәчетнең бурасын күтәреп куйдылар.

Төзелешне Чувашия Республикасының Комсомол районы Тукай авылыннан килгән төзүчеләр ал­ып бара.

– Мәчетнең нигез ташларын куеп, бурасын Гает бәй­рәменә кадәр үк кү­тә­реп куйган идек. Узган ат­нада яңадан эшли башладык. Мәчет – Аллаһ йор­ты салуыбыз белән горурланабыз. Хәзер бер-ике көннән түбә калае кайтачак, түбәсен япкач, манарасын урнаштырачакбыз. Идән, түбә такталары әзер, тәрәзәләргә дә заказ бирелгән, тирә-ягын җыештырасы, рә­шәт­кә тотасы гына кала. Төзелеш материаллары белән тоткарлык булмаса, бер атна эчендә эшне тө­гәлләргә исәплибез, – ди төзелеш бригадасы җитәкчесе Заһир Зарипов.

Колаңгы станциясендә яшәүче милләттәшләребезнең күптәнге хыяллары тормышка ашырга да күп калмаган. 

 

 


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International