ТЫНГЫСЫЗ УКЫТУЧЫЛАРГА – ЛАЕКЛЫ БҮЛӘКЛӘР

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе


Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Михаил Серяков – тынгысыз җанлы педагогларның берсе. Мәктәбенең данын бөтен республика югарылыгына күтәргән җитәкче әле шушы араларда гына мактаулы исемгә лаек булды. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде. Хөкүмәтебезнең югары бүләген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә тантаналы төстә тапшырды.

Бу көнне сәхнә Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Наталья Кувшинова да  сәхнә түрендә хөрмәтләнде.Балаларны белем дигән зур дөньяга алып керүче укытучы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International