Кайбыч районында чөгендер ала башладылар

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе


Борындыкның уңдырышлы туфрагында татлы чимал 733 гектар мәйдан би­ли. Калган чөгендерләре Колаңгы һәм Бортас авыллары янындагы басуларда үсә. Борындыкта елга буендагы кырларда уңдырышлылык һәр гектардан 420-430ар центнер тәшкил итә. Бу – бик югары уңыш! Район баш­лыгы Альберт Рәх­мә­туллин шикәр чөгендере гек­тарыннан 300 центнердан югарырак уңыш бир­сә, алдагы елларда да бу культура белән ныклап шөгыльләнергә мөмкин икәнлегенә басым ясады. Ә инде уңдырышлылык тү­бән икән, зур чыгымнар түгеп, гектарлар артыннан куудан ни мәгънә? Кайбычта гомер-гомергә чөгендер иктеләр, хәзер дә хуҗалыкларга югары табыш китерүче бу культурага игъ­тибар кимеми. “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче филиалында аны бы­ел 890, икенче филиалы “Алтын кырларда” – 960, “Гө­бе­нә”дә 500 гектар мәйданда үстер­гән­нәр.

Җәмгыятьнең куркынычсызлык хезмәте начальнигы, шикәр чөгендере алу буенча җаваплы На­ил Гаязетдинов әйтеп уз­ганча, Борындыкта чө­ген­дер берничә басуда үсә, бу филиалда уңдырышлылык әлегә ур­­тача 400 центнер.

Басуда куәтле техника – Каратундагы машина-трактор комплексыннан килгән биш “Ropa” чөгендер алу комбайны, бер “Maus” төягече эшли. Ком­байннар 300 гектарга якын мәйданда татлы тамыр алырга өлгергән. Хәзерге вакытта барлыгы 10880 тонна татлы тамыр өемнәргә салынган. Бер көн эчендә комбайнчылар 2144 тонна чөгендер чыгарган, шу­ның 790 тоннасы Буа шикәр заводына озатылган.

– Аяз көннәрдә тәүлек бу­­ена бер комбайн 25 гектар мәйданда эш баш­кара ала. Бездә эш тәү­лек әйләнәсе оештырылган. Һәр смена 12шәр сә­гать эшли. Мин төнге сме­нада, алмашчым Рошаль Дункай – көндезгедә. Аннан соң сменаларны алмашабыз. Чөгендер алу комбайнында ун­ы­нчы сезонымны эшлим. Рошаль белән беренче елын гына эшлибез әле. Июль ахыр­ларында ук комбайнны ремонтлап, бөтен узелларын тикшереп чыктык, тех­ника сынатмаска ти­еш, – ди Федоровскоеда яшәү­че Илһам Нотфуллин.

Илһам чөгендер алуга керешкәнче җәмгыятьтә “Кам­АЗ”да шофер булып эш­ләгән. Рошаль Апас аграр көллиятендә механизатор һөнәрен үзләш­те­рә, хәзер практикада икән. Тәҗрибәле остаз эләккән аңа. Көзге көннәр әлегә яңгырсыз. Шуңа да шикәр чөгендере алу темпларын тизләтү зарур.

 

 


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International