Кайбыч районында иң матур бакча кемнеке? Аны газета укучылар билгели!

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, уйлаштык-уйлаштык  та, өр-яңа бәйге игълан итәргә булдык. Без аны “Өйалдыбыз – гөлбакча” дип атарга булдык. Сездән фотографияләр көтеп калабыз. Чәчәк бакчаларыгызны фотога төшереп, редакциябезнең электрон почтасына җибәрегез. Без аларны билгеле бер көнне (фотолар ничек килүгә карап) сайтыбызга эләчәкбез. Ә җиңүчене укучыларыбыз  билгеләячәк, ягъни сайтыбызга кереп, һәркем үзе ошаткан фотога тавыш бирә алачак. Иң күп тавыш җыючы фотоның авторын (бакча хуҗаларын!) газетага язачакбыз. Фотография җибәргәндә авылыгызны, тулы исем-фамилиягезне һәм телефоныгызны язарга онытмагыз. Әйдәгез, кайсыгыз беренче?!


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International