– Узган уку елы, спорт елы дип әйтсәк тә була, безнең район өчен бик тә уңышлы булды. Хоккей буенча ирләр җыелма командасы республикада икенче ел рәттән авыл районнары арасында икенче урынны алды, укучылар командалары да сынатмады – “Алтын алка” клубы призына үткәрелгән республика ярышларында икенче һәм өченче урынны яулады.
Районыбызда спортның чагыштырмача яшь төре – бадминтон да үсеш алды. Спортның бу юнәлешендә Борындык, Федоровское, Мөрәле, Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары аеруча өлгерлек күрсәтә. Алар арасында шәхси һәм команда ярышларында республикада җиңү яулаган, хәтта Россия күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар да бар.
Бу уңышлар һәм җиңүләр, билгеле инде, күктән төшмәде, барысына да уртак тырышлык нәтиҗәсендә ирешелде. Уңышларыбызда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның да өлеше зур. Альберт Илгизәрович спортчыларыбызның уңышлары белән һәрдаим кызыксынып, кызыксындырып, ярдәм итеп, яңа җиңүләргә рухландырып тора. Иң көчле тренерларны, тормышыбызның башка тармагында уңышка ирешкән алдынгылар белән беррәттән, бөтен халык алдында Сабантуе мәйданында тәбрикләү дә күп нәрсә турында сөйли, стимул бирә, яңадан-яңа уңышларга рухландыра. Яңа спорт объектлары сафка баса, халыкка спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киң мөмкинлекләр ачыла.
Форсаттан файдаланып, районыбызның барлык спортчыларын, спорт сөючеләрне, спортка катнашы булган бар кешене дә бәйрәм белән тәбрик итәбез, яулаган урләрдән төшмичә, тагын да югарырак биеклекләргә ирешергә язсын.
Алсу Калимуллина