Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Спас ярминкәсендә катнашты

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Бүген көн кадагында торган мөһим мәсьәләләрнең берсе – урта һәм кече бизнесны үстерү, бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк инвесторларны да җәлеп итү. Эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән төрле финанс программалар кабул ителә, җиһазлар, техника сатып алганда субсидияле кредитлар бирелә, хәзер районнарда сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килә. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган бу утырышка муниципаль район башлыклары да чакырылган иде. Анда Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Соңыннан алар Алабугада гына уза торган җиденче Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашты. Бу ярминкәдә илебезнең төрле почмакларыннан җыелган иң оста һөнәрчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итте, сәнгать осталары чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International