Мондый мөһим чаралар, әлбәттә инде, дәрәҗәле кунаклар катнашыннан башка гына узмый. Олы Подберезье һәм Мәлки халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасының Иминлек советы секретаре, шулай ук “Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзасы Валерий Власов, районның төрле тармак җитәкчеләре, мәктәп директорлары килде.
Мәктәп биналары янәшәсендә шушындый спорт мәйданнары барлыкка килүгә әлеге авылларда яшәүчеләр чиксез шат. Аеруча мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары. Дөрес, махсус урыны юк дип, Олы Подберезье һәм Мәлки укучылары футбол, волейбол, баскетбол уйнамый тормаган анысы, тик бар уңайлыклары булган – махсус япма җәелгән, биек сетка белән әйләндереп алынган, яктыртылган мәйданда уйнауга җитәме соң? Шуңа күрә дә, өйдәге эшләрне бетерүгә, авылның бөтен бала-чагасы шушы мәйданнарга ашыга. Биредә зур һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларына гына түгел, кечкенәләргә дә күңелле – алар өчен җиргә ныгытып беркетелгән таганнар, сикерә, тартыла, үрмәләп менә һәм төшә торган җайланмалар урнаштырылган. Килеп төшсәң дә куркыныч түгел – җиргә гравий җәелгән.
.jpg)
.jpg)

-Әлеге мәйданчыкларны бөтен кеше дә күрсен, халыкны спортка тартырга кирәк. Аларны әле алга таба да төзиячәкбез. Бездән эш тормаячак, бары тик балалар гына күбрәк булсын, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Олы Подберезьедагы тантанада чыгыш ясаганда. Үзләре адресына әйтелгән сүзләрне яшь ата-аналар мыекларына чорнап куйганнардыр, шәт?!
Алсу Калимуллина