Авылларга ямь биреп торучы күпфункцияле үзәкләр дә максатчан программа буенча төзелә. Мәлки, Колаңгы авылларындагы ул үзәкләрдә булган кешеләр андагы гүзәллеккә соклана. 16 августта Иске Тәрбит авылында да шундый үзәк файдалануга тапшырылачак. Кече Мәме, Чүти авылларындагы мәдәният йортлары да, капиталь ремонттан соң, танымаслык булып үзгәрде. Иске мәдәният йортларындагы китапханәләр дә шул үзәкләргә урнашкан. Колаңгы станциясендә яшәүчеләрнең моңа кадәр беркайчан да үз китапханәләре булмаган. Ә күпфункцияле үзәк төзелгәч, анда китапханә дә ачылды.
Әңгәмәбезгә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова да кушылды.
– Бүген районның кайсы гына китапханәсенә барып чыкма, анда китапханәчеләр өчен дә, укучыларга да уңай шартлар тудырылуына тап буласың. “Бердәм Россия” партиясенең 2008 елның сентябреннән тормышка ашырыла башлаган “Авыл китапханәләре” проекты да нык ярдәм итә безгә. Проект тормышка ашырыла башлагач, китапханәләргә 34 компьютер, дүрт телевизор, берәр планшет, ноутбук, өч проектор, 25 принтер, бик күп китаплар кайтартылды. Бүгенге көндә бездә дүрт модельле китапханә бар. Модель – димәк, ул техник яктан тулысынча тәэмин ителгән – компьютеры, телевизоры, интернеты, проекторы һәм башкалары бар. Болар – үзәк китапханә, үзәк балалар китапханәсе, Борындык, Хуҗа Хәсән авылларындагы китапханәләр. Быел да мәгълүмати техника бирелергә тора, аны Олы Подберезьега тапшырачакбыз, ул да модель булачак.
“Авыл китапханәләре” проектының максаты – Россиядәге китапханәләр системсын үстерүгә ярдәм итү, аларны мәдәни үзәкләргә әйләндерү, халыкны китап укуга тарту.
Луиза Сунгатуллина