.jpg)
(2).jpg)
(2).jpg)
Терлек азыгы әзерләү, терлекчелеккә бәйле мәсьәләләр турында сөйләшкәннән соң, Марат Әхмәтов җитәкчеләр белән тук башаклы басуга юнәлде. Бу кырдагы көзге бодайның һәр гектары 30 центнер уңыш бирә дисәләр дә, министр аңа ышанмады.
– Миңа калса, әлеге иген кырының уңдырышлылыгы күпкә югарырак. Күрәсезме, махсус сайламыйча гына бер башакны кулыма алдым, андагы бөртекләр бик яхшы калибровка узган шикелле. Шуңа да тагын бер тапкыр уңдырышлылыгын тикшереп, миңа бүген үк хәбәр бирегез әле, – диде ул.
Министр борчакның һәр гектардан 25-28 центнер уңыш бирүен дә югары бәяләде. Борчак корылыкка тиз бирешә торган культура, ничек шулай уңыш бирә алды икән дигән соравына, районның баш агрономы Илһамия Нигъмәтҗанова җавап бирде.
– Борчак үсеш алган вакытта яңгырлар яуды, шунда ул ян сабакларын чыгарып өлгерде, тагын бер атна яумый торса, бу уңышны ала алмый идек.
Министр Кайбычтан соң Апаска юл тотты.
Луиза Сунгатуллина