Кайбыч районы яшүсмерләре җәйне бушка уздырмый

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Гөлнара Нәфыйкова хәбәр иткәнчә, әлеге операция ата-анасыз, гарип балаларның, аз керемле, шулай ук тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балаларның җәйге ялын оештыруга һәм эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән.

Районда барлыгы 16 үсмер эшкә урнаштырылган. Күбесе җәйге каникулын Олы Кайбыч, Олы Подберезье мәктәп лагерьларында ял итеп һәм эшләп уздыра.

Әлеге операция барышында районның кисәтү органнары рейдлар уздыра. Шундый рейдлар Федоровское, Олы Подберезье, Корноухово һәм Олы Тәрбиттә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International