Олы Кайбычтагы мәчеткә Ураза гаетенә килүчеләрнең барысына да Коръән китабы бүләк иттеләр

2014 елның 29 июле, сишәмбе
Гает намазы башланыр алдыннан район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин вәгазь сөйләде, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза бәйрәме уңаеннан котлавын ирештерде. 
- Рамазан аенда ураза тоту – ел буе ураза тотуга тиң. Кеше ният кылып, уразасын ай буе тотса, әҗере аның әти-әнисенә дә шул ук күләмдә савап булып исәпләнә. Быел ниндидер сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган мөселман кардәшләребез хәзер үк ниятләп, киләсе елга әзерләнеп торсалар иде. Ходай Тәгалә ризалыгы өчен тотылган уразаларыбыз кабул булсын иде, - диде Дамир хәзрәт. 
Мәчеткә гает намазына килүчеләрнең, алар арасында яшьләрнең дә күп булуы халкыбызның иман юлында булуы турында сөйли. 
Хәзрәтнең дини йолаларны үтәүдә, зиратларны җыештыру буенча үткәрелгән өмәләрдә катнашуның, игелек кылуның саваплы гамәл булуы турындагы чыгышы әнә ничек йотлыгып тыңлады алар. Авылдашлары Илдар ага Хәмидуллинның уллары- газ оешмасы җитәкчесе Ильяс һәм Кошман мәктәбе директоры Илмас белән берлектә даими рәвештә өмәләрдә катнашуын барысына да үрнәк итеп куйды. Ураза гаетенә килүчеләрнең һәрберсенә дә изге китабыбыз Коръән китабын бүләк иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International