Кайбычта халык җыенына әзерлек бара

2014 елның 29 июле, сишәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге тарафыннан һәр районда оештырылучы әлеге чараның максаты- халыктан кергән тәкъдимнәрне өйрәнеп, алга таба аларны тормышка ашыру.


Җыенга кадәр халык фикерен өйрәнү максатында якшәмбе базарында пикет үткәрелде. “Яшьләр гвардиясе” җитәкчесе Гөлинә Габдрахманова белән “Форпост” җитәкчесе Алия Сөнгатова халык наказларын язып алды, 2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар узачагы турында мәгълүмат бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International