Кайбычлыларны мотоблокта йөрү кагыйдәләре кызыксындыра

2014 елның 29 июле, сишәмбе

Бу төрдәге транспорт чаралары белән идарә итү кагыйдәләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының «Апас» эчке эшләр бүлеге ЮХИДИе  начальнигы Румбик Гәрәев таныштырды.

– Арбалы мотоблок белән гомуми кулланылыштагы юлларда йөрергә ярыймы?

– Юк, аларның конструкциясе көпчәкле транспорт чаралары иминлеге турындагы техник регламент таләпләренә туры килмәгәнлектән, мондый төрдәге транспорт белән гомуми кулланылыштагы юлларга чыгу тыела. Ә транспорт хәрәкәте өчен каралган федераль, региональ, муниципаль берәмлекләр һәм авыллар арасындагы барлык юллар гомуми кулланылыштагы юлларга керә.

– Румбик Вазыйхович, квадроцикл белән идарә итү өчен машина йөртү таныклыгы булу шартмы?

– Үз йөрешле машиналар белән идарә итәргә рөхсәт итү һәм тракторист-машинист таныклыгы бирү кагыйдәләрендә әйтелгәнчә, үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә хокук бирүне раслаучы махсус таныклыгы булмаган кешегә андый төр транспорт чарасына утыру тыела. Ә инде үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукы түбәндәге документлар белән раслана: тракторист-машинист (тракторист) таныклыгы; үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә хокук бирүче вакытлыча таныклык; үзйөре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International