Бу төрдәге транспорт чаралары белән идарә итү кагыйдәләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының «Апас» эчке эшләр бүлеге ЮХИДИе начальнигы Румбик Гәрәев таныштырды.
– Арбалы мотоблок белән гомуми кулланылыштагы юлларда йөрергә ярыймы?
– Юк, аларның конструкциясе көпчәкле транспорт чаралары иминлеге турындагы техник регламент таләпләренә туры килмәгәнлектән, мондый төрдәге транспорт белән гомуми кулланылыштагы юлларга чыгу тыела. Ә транспорт хәрәкәте өчен каралган федераль, региональ, муниципаль берәмлекләр һәм авыллар арасындагы барлык юллар гомуми кулланылыштагы юлларга керә.
– Румбик Вазыйхович, квадроцикл белән идарә итү өчен машина йөртү таныклыгы булу шартмы?
– Үзйөрешле машиналар белән идарә итәргә рөхсәт итү һәм тракторист-машинист таныклыгы бирү кагыйдәләрендә әйтелгәнчә, үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә хокук бирүне раслаучы махсус таныклыгы булмаган кешегә андый төр транспорт чарасына утыру тыела. Ә инде үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукы түбәндәге документлар белән раслана: тракторист-машинист (тракторист) таныклыгы; үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә хокук бирүче вакытлыча таныклык; үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә хокук бирүче вакытлыча рөхсәт язуы.