“Җилкән” лагерена йөрүчеләр балалар китапханәсендә һәм редакциядә экскурсиядә булды

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Мәгълүмати технологияләр үсеш алган җәмгыятьтә еш кына мондый сораулар туа: яшь буын китап укыймы? Балаларны ничек китап укырга кызыксындырырга? Өстенлекне нәрсәгә бирергә: китапкамы, әллә инде заманча мәгълүмати технологияләрме? Бу экскурсия китапханәчеләрне, тәрбиячеләрне, ата-аналарны борчыган шушы сорауларны күздә тотып, яшь буында китап укуга кызыксындыру уяту максатында оештырылды.


Кече яшьтәге мәктәп балалары бик эзләнүчән, кызыксынучан, актив. Шуны  истә тотып, экскурсияне табышмаклар, әдәби викторина рәвешендә үткәрдек. Укучылар сорауларга төгәл җавап бирде. Китапларны кадерләп саклау турында да бай мәгълүмат бирдек аларга. Китапханәчеләр хезмәте, районга китапларның ничек килеп җитүе турында да сөйләдек. Соңыннан укучыларны яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштырдык. Экскурсиябезнең ахырында балаларның сораулар бирүе,  шат елмаюлары очрашуыбызның нәтиҗәле булуын дәлилли, минемчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International