.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Әлеге гыйбадәт йорты - шушы авылда туып үскән Петр Семеновның авылдашларына бүләге. Алар бу йортны туганы Виталий Евграфов белән бергәләп салалар. Хәленә күрә авыл халкы да ярдәм итә. Нәкъ бер ел дигәндә, авылга кергән җирдә ялтырап торган нарат бүрәнәләрдән бик матур гыйбадәт йорты калкып чыга.
Тантанада яңгыраган теләкләр кабул булсын – бу йорт беркайчан да буш тормасын, сукмагына чирәм үсмәсен иде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы эшне тормышка ашыруда башлап йөргән Петр Семеновка “Районның Мактаулы граҗданы” дигән исем бирелүен хәбәр итте һәм таныклык белән бүләген тапшырды.
Язманың тулы вариантын газетадан укый аласыз.
Алсу Газизова