

(1).jpg)
-Агрофирмада терлек азыгы әзерләү дә, ремонт та тулы куәтенә бара,- диде ул.- Фермаларда идәннәрне алыштыру эше дәвам итә, азык өстәлләре куела, өченче фермага керү юлларына таш түшәлде. Шушы көннәрдә Багай, Колабирде һәм Арысландагы ике фермага сөтүткәргечләре урнаштыра башлаячаклар. Хәзер мондагы савымчылар да сөтне чиләк белән ташымаячак.
Яшь бозауларны салкын ысул белән асрый торган бинада бүген идеаль тәртип дип әйтергә тулы нигез бар. Стеналары агартылган, идәннәр чиста, бозаулар алдында коры печән, керә-керешкә ромашка, пижма, кычыткан, ат кузгалагы кебек дару үләннәре эленеп куелган.
-Без ул үләннәрнең файдасын бик күрәбез,- диде ферма мөдире Светлана Сяплина.- Салкын кыш айларында авырып китсәләр, ветеринария врачы кушуы буенча төнәтмә итеп кайнатып бирәбез. Бездә бозаулар сәламәт булып үсә, үлем-җитем юк дәрәҗәсендә. Бозау караучылар Валентина Зиновьева, Татьяна Куфелкина аларны яшь бала үстергәндәй карый.
Баш ветеринария врачы Илдус Саттаров та сүзгә кушылды:
-Бу туңдыргычта сакланучы угыз сөтенең дә яшь терлекләргә файдасы зур. Без өч тапкыр бозаулаган сыерларның гына угызын кулланабыз. Бер генә бозаулаган сыерларның угызында иммунитетны ныгытучы матдәләр әзерәк.
Терлекчеләрнең кәефләре яхшы: эш шартлары елдан-ел уңайлана бара, ә бу, үз чиратында, эшнең сыйфатын яхшырта.
Луиза Сунгатуллина