Мамадыш районының Җөри авылында ел саен зурлап үткәрелүче Питрау бәйрәменә Кайбычтан да даими барырга тырышалар. Анда үзебезнең дә барганыбыз бар. Әмма аралар шактый ерак булгач, бар кеше дә, аеруча өлкән яшьтәге әби-бабайлар бара алмый. Уйлаштык-уйлаштык та быел авыл халыкына бәйрәмне үзебездә оештырырга булдык. Бәйрәмебез бик күңелле узды. Башта җырлый-җырлый урам әйләндек. Аннан соң, авыл халкын ияртеп, Гөбенә буендагы тугайга киттек. Тукталып, бии-бии, такмаклар әйтә-әйтә барып җиттек без анда. Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов барыбызны да бәйрәм белән котлады. Без бай авыл – өч фольклор ансамблебез бар. “Бәләкәч”, “Багалма”, “Миләшкәй” ансамбльләре халкыбызның борынгы һәм хәзерге җырларын башкарды. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачтык бу көнне. Авылыбызда җырламаган, биемәгән кеше булса да сирәктер ул. Без, мәдәният хезмәткәрләре, авылдашларыбызга Питрау бәйрәменең килеп чыгышы турында да бай мәгълүмат бирдек. Менә күреп торырсыз, киләчәктә бездә дә Питрау Мамадыштагы кебек зур масштабта узар әле. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар бездә.
Инна Драндрова, Олы Тәрбит авылы китапханчәсе