Кайбычлылар Чыңгыз Айтматов иҗатын ярата

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Олуг язучының 85 еллыгына багышланган әлеге бәйге аның бай әдәби мирасын, тормыш юлын өйрәнү, яшьләрдә китап укуга мәхәббәт уяту, аларны китапханәләргә тарту максатында оештырылган иде. Бу бәйгегә Федоровское, Хуҗа Хәсән, Борындык һәм Олы Кайбыч китапханәләренә йөрүчеләрнең иҗат эшләре җибәрелгән. Оештыру комитеты Хуҗа Хәсәннән Валентина Казакова, Зоя Шупшина, Олы Кайбычтан Резидә Зиннәтуллина, Борындыктан Рамил Тимершинның эшләрен уңай бәяләгән. Алар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International