Узган атнаның җомгасында шундый концерт Олы Подберезье авылындагы мәдәният йортында үтте. Тамашачылар алдында Ульянково авылындагы “Рябинушка”, Надеждинодагы “Вьюга”, Колаңгыдагы “Радуга” ансамбльләре чыгыш ясады. Алар Олы Кайбыч мәдәният йорты методисты Фатыйма Сәмигуллина, ЦКДОН директоры Наталия Баһавиева, Каргалы кызы Ольга Смеловаларның чыгышын да яратып карады. Бу атнаның җомгасында Турминскийда да шундый концерт узачак.