Иске Тәрбит авылы часовнясына грант көтәләр

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Дөрес, бу җирлектә дә кайчандыр чиркәү булган, әмма аның да язмышы башка җирләрдәге кебек аяныч төгәлләнгән. Монда изге апостоллар Петр белән Павел хөрмәтенә агач чиркәү ерак 1888 ел­да ук салынган, тугыз елдан соң анда чиркәү-приход мәктәбе дә ачылган. Егерменче гасырның утызынчы елларында чир­кәүнең чаңын алып атканнар, бинасы 1972 елга кадәр авыл клубы вазифасын үтәгән. Шушы ел­ны элеккеге чиркәүне бө­тенләй сүтәләр һәм бүрә­нәләреннән яңа урында башка клуб тө­зиләр. Кызганычка каршы, 2002 ел­да ул клуб янып көлгә әйләнә һәм чиркәүнең соңгы истәлекләре дә юкка чыга...

Якындагы чиркәү – Турминскийдагы Изге Троица чиркәве Иске Тәрбит авыл җирлегенә 12 чакрым ераклыкта урнашкан. Өлкән яшьтәге кешеләргә службага бару өчен ул араны узу җиңел түгел, билгеле. Әмма, шулай бу­луга да карамастан, дини бәйрәмнәрдә анда халык агыла гына. Башка авыллардан да күп киләләр. Шуңа да чиркәүдә алма төшәрлек тә урын булмый, бар кешене дә сыйдырып бетерә алмый. Иске Тәрбит төбәгендә яшәүчеләрнең бар теләге – үз часовняларын булдыру. 2013 елда узган авыл җирлеге җыелышында да шул мәсьәләне күтәрәләр һәм район җитәкчелеге белән берлектә уртак фикергә киләләр: чыннан да авылга часовня кирәк! Инициатив төр­кем җитәкчесе итеп авылдашлары, отставкадагы подполковник Петр Семеновны билгеләп куялар. Часовня төзеләчәк участокка истәлек ташы да куялар, бу җирне Изге Троицк чиркәвенең дин әһеле Николай Ермолаев изгеләндереп тә китә.

Инвестор биргән, халыктан җыелган акча гына часовня төзелешен ахырына кадәр җиткерергә мөмкинлек бирми. Июнь аенда Татарстан муниципаль районнарында халык социаль проектлары турында бәйге игълан ителгәч, грант отуга йөз тотып, часовняның халык өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеге турында проект язалар. Әлеге бәйгенең нинди максатларны күздә тотуы хакында без “Кайбыч таңнары”ның  узган саннарында язган идек инде. Хәтерегездә булса, беренче проект Кичкеево авылына су кертү турында иде. Проектта күрсә­тел­гәнчә, часовня төзелеше 1 545327 сумга төшә. Әлеге сумманың 600 сумга якыны үзләрендә бар. Проект авторлары җиңүгә өметләнә. Шул очракта гына Иске Тәрбит төбә­гендә яшәүчеләрнең генә түгел,  якын- тирә авылларда гомер кичерүче православларның да хыялы тормышка ашачак бит.

Бу проектның халыкка, аеруча яшьләргә әһлак тәрбиясе бирүдә, аларның дөньяга карашын формалаштыруда, динне хөрмәт итүдә, ата-бабалардан килгән гореф-га­дәтләрне саклауда да этәр­гече зур. Әнә шулай итеп туган якка, аның милли мәдәниятенә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә. Әлеге изге эшкә башка хәйриячеләр дә, чит җирләрдә яшәүче авылдашлары да кушылыр дигән өмет бар.

 

 


Лилия ХӘКИМОВА


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International