Кайбычта Рамазан ае уңаеннан ифтар мәҗлесләре уза

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Быел да авыл җирлекләрендә авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрелә. Шунысы игътибарга лаек, аны үткәрүдә спонсорлар, шәхси эшмәкәрләр дә  зур ярдәм күрсәтә. Шуширмәдә ураза тотучыларны, мәсәлән, изге күңелле авылдашлары Илдус Ганиев сыйлады. Чүтидә табын эшмәкәр Дамир Шәрәфетдинов ярдәме белән оештырылды. Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы, Кече Кайбыч авылларында узачак ифтар мәҗлесендә ярдәмне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин күрсәтә. Олы Кайбычта ифтар мәҗлесен 18 июльдә райондагы иң затлы кафеларның берсендә уздырырга җыеналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International